ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Фәрит Мөхәммәтшин киләсе ел бюджетында авыл халкына ярдәм программалары саклануын әйтте

18 октябрь 2018, 16:16 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин киләсе ел бюджетында авыл халкына ярдәм программалары саклануын әйтте Россиянең бер субъектында да авыл халкына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышу өчен моның кадәр эш башкарылмый, диде Парламент Рәисе.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Алдагы 2019 елга каралган бюджетта авыл халкына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм буенча барлык программалар саклана. Бүген Дәүләт Советы утырышында Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип әйтте.

Бюджет турында закон проекты буенча фикер алышу барышында депутат Александр Комиссаров Россия төбәкләрендә авыл халкы кимү күзәтелгәнен билгеләп үтте. «Без авыл хуҗалыгында белгечләрне, шәхси ярдәмче, крестьян-фермерлык хуҗалыкларын югалтабыз. Тенденцияне яхшы якка үзгәртү өчен нинди чаралар күрелә?» - дип мөрәҗәгать итте ул икътисад министры Фәрит Габделганиевка.

Министр халыкны авылда тотып калу юнәлешендә башкарыла торган гамәлләрне әйтте. Ел саен авыл җирендә эшлеклелек активлыгын күтәрүгә 2 млрд сум акча бүлеп бирелүен искәртте. Авылда өч елдан да ким яшәмәгән, бала тапкан аналарга 50 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче баласын тудырган хатын-кызларга 100 мең сум түләнүен әйтте. Районнарда сәнәгать паркларында эш урыннары булдырылуын билгеләп узды.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин министрга депутат Комиссаров өчен язма белешмә әзерләргә кушты. «Россиянең бер субъекты да авыл халкына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышу өчен моның кадәр эш эшләми. Кызганыч, урбанизация процесслары негатив йогынты ясый. Киләсе 2019 елга бюджет турында закон проектында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча барлык программалар саклана. Минемчә, бу чаралар тискәре вазгыятьне акрынайтырга булыша. Моннан тыш, яшьләрнең авылга күченеп кайтуының уңай мисаллары бар», – диде ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10