news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин белән Илдар Халиков Сарытауда округ киңәшмәсендә катнаша

Россия Президентының ИФОдагы тулы вәкаләтле вәкиле карамагындагы Советта чит илләрдән кертелә торган товарларны үзебезнекенә алыштыру мәсьәләсе карала

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән республика Премьер-министры Илдар Халиков бүген Сарытауда хезмәти сәфәрдә. Анда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле карамагындагы Совет утырышы уздырыла. Тулы вәкаләтле вәкил Михаил Бабич рәислегендәге утырышта чит илләрдән кертелә торган товарлар урынына үзебездә җитештерелгәннәрне гамәлгә кертү өчен җитештерү мәйданнарын арттыру турында сүз алып барылачак. Аерым алганда, Идел буе төбәгендә инвестицион проектларны тормышка ашыруда булышу: экспортлауга йөз тоткан һәм импорт товарлар урынына үзебездә товар җитештерү мәйданнары һәм предприятиеләре булдыру һәм гамәлдәгеләрен үстерү – бүген көн тәртибенә чыгарыласы мәсьәләләрнең иң мөһиме исәбендә.

Утырышта Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, округ төбәкләре башлыклары, дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашуы көтелә.

Белешмә өчен. Дәүләт статистикасы федераль хезмәте тикшеренүләре буенча, Татарстан Республикасы актив рәвештә фәнни тикшеренүләр үткәргән һәм эшкәртмәләр әзерләп, аларны җитештерүгә кертеп җибәргән инновацион предприятиеләр саны ягыннан ИФО төбәкләре арасында лидер санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100