news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Авыл халкының мәшгульлеген тәэмин итү - иң мөһиме

"Авыл халкы кимүгә юл куярга хокукыбыз юк", - диде парламент башлыгы Аксубайда киңәшмәдә.

Фәрит Мөхәммәтшин: Авыл халкының мәшгульлеген тәэмин итү - иң мөһиме
Гөлнар Гарифуллина

(Аксубай, 8 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Авыл үсешендә иң мөһим фактор - авыл халкының мәшгульлеген һәм югары керемлелеген тәэмин итү. "Мин шушы фикергә килдем", - диде Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Аксубайда шәхси хуҗалыкларга ярдәм, халыкның эшлеклелек активлыгын арттыру буенча семинар-киңәшмәдә.

Киңәшмәдә катнашучылар авыл халкының үсеш факторлары турында фикер алыша. Социаль-мәдәни инфраструктураны яхшырту, авыл халкының мәшгульлеге һәм югары керемгә ия булуы, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелекне саклап калу, вузларда кадрлар әзерләп, белгечләрне авылга җибәрү факторлары билгеләнгән.

Теләчедәге киңәшмәдә Фәрит Мөхәммәтшин барлык факторлар да бертигез мөһим булуын әйткән иде. "Урындыкның дүрт аягы. Берсен дә алып куеп булмый", - диде. Ә Татарстан вице-премьеры- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл халкының мәшгульлеге һәм югары керемгә ия булуы факторын аерып үткән иде. Бүген исә, Фәрит Мөхәммәтшин Марат Әхмәтов фикере белән килешкәнен әйтте.

Парламент җитәкчесе киңәшмәнең авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар белән нәтиҗәле эш формасы булуын әйтте. "Без яңа юллар эзлибез. Һәр авыл җирлегендә терлек саны кимемәсен өчен тырышабыз. Авыл халкының мәшгульлеге кирәк. "Туктале, мин дә йөрим монда, эш хакы алып, ә эшнең нәтиҗәсен күрсәтә алмыйм" дип уйларга кирәк", - диде.

Мөхәммәтшин авыл халкы кимүе борчуга салганын әйтте. "Авыл халкы кимүгә юл куярга хокукыбыз юк. Бары тик авылда гына тел, милли кухня, традицияләр саклана. Зур шәһәрләрдә югала, юыла ул. Без күп нәрсәләргә ирештек. Халык эшлекле бит безнең, бары тик грантлар, программалар белән ярдәм итәргә, этәреп җибәрергә генә кирәк", - диде.

"Без сезне тәкъдимнәр кертергә өндибез. Сез бит авылда яшисез. Әйдәгез, авыл халкына ничек ярдәм итеп булуын уйлыйк", - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Семинарга кадәр Фәрит Мөхәммәтшин, Марат Әхмәтов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җирле җитештерүчеләр күргәзмәсе белән танышты. Аксубайлылар сыр, икмәк-күмәч ризыклары, лимонад, профнастил, милли бизәкле чигү эшләнмәләре һәм башка әйберләр тәкъдим итте. Семинарга Аксубай, Чистай, Яңа Чишмә, Алексеевск, Чирмешән, Әлки, Әлмәт, Спас, Лениногорск, Нурлат районнары вәкилләре җыелган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100