Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Гыйбатдиновны бүген Чувашиянең Урмай авылында җирлиләр
Фәрит Гыйбатдинов 24 июньдә үпкә авыруы белән Чабаксар хастаханәсенә эләгүе хакында хәбәр иткән иде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов бүген Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылы зиратында җирләнәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге хәбәр итте.
- Фәрит Гыйбатдинов вафаты турында бүген билгеле булды.
«Фәрит Гыйбатдиновның җәсәден хастаханәдән алып кайткач, йорты янында куеп торалар да, зиратка алып китәләр. Бүген җирләнә», — диде матбугат үзәге хезмәткәре Булат Ибраһимов.
Фәрит Гыйбатдинов 24 июньдә үпкә авыруы белән Чабаксар хастаханәсенә эләгүе хакында хәбәр иткән иде. Аңа инфаркт булганлыгы да билгеле.
Гыйбатдинов Фәрит Абдулла улы — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чувашия Республикасы Комсомол районындагы сәнгать мәктәбе директоры, Чуашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, Чуашстан Республикасының милли эшләр буенча совет әгъзасы, “Урмай зәлидә” төрки дөньяның традицион мәдәнияте халыкара фестивале директоры.
Фәрит Гыйбатдинов 1959 елның 1 ноябрендә Чуашстанның Комсомол районына караган Урмай авылында туган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз