news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәнис Яруллин һәм Гамил Афзалның шигырь җыентыклары нәшер ителәчәк

«Ак болытлар булып агыла күктән» һәм «Айлы кичләр» китаплары мең данә тираж белән дөнья күрәчәк.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан китап нәшрияты «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстанның халык шагыйрьләре Фәнис Яруллин һәм Гамил Афзалның шигырь җыентыклары нәшер ителәчәген хәбәр итте.

Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның «Ак болытлар булып агыла күктән» дип исемләнгән китабында 1982–1997 елларда язылган шигырьләре тупланды. Татарстан китап нәшрияты аларда укучы үзен борчыган күп кенә сорауларга җавап табар, тормыштагы матур күренешләргә сөенер, яман хәлләргә көенер дигән өметтә кала.

Татар әдәбияты классигы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты ­ Гамил Афзалның «Айлы кичләр» шигырь җыентыгында халык күңеленә үтеп кергән һәм халык хәтерендә яшәгән иң яхшы шигырьләре урын алды. Җыентык шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңае белән дөнья күрә», — дип хәбәр итә Татарстан китап нәшрияты.

Ике җыентыкның да тиражы мең данә булачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot