news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эпидемиолог хантавирус кайсы очракта йога алуын аңлатты

Хантавирус белән кимерүче хайваннарга кагылып яки аларның тешләве нәтиҗәсендә һәм вирус тузанын сулап авырырга мөмкин. Бу чир якынаю турында шөбһәләр урынсыз, чөнки әлеге вирус безнең якларда очрамый, сүз безнең якларда яшәүче тычканнар турында бармый. Өстәвенә вирус кешедән кешегә бары тик бик тыгыз контакт очрагында гына йогуы ихтимал. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.

Билгеле булганча, Франциядә хантавирус йоктыру очрагы теркәлүне рәсми рәвештә расладылар. MV Hondius лайнерында булган сигез кешедә вирус ачыкланган, аларның өчесе үлгән. Дмитрий Лопушов сүзләренчә, ул самолет пассажирлары йоктырган авыру эпидемиясе Европа һәм Азия территориясендә башлану куркынычы юк.

Белгеч әйтүенчә, авыру булган очракта да, коронавирус кебек таралуы мөмкин түгел, чөнки табигый резервуар булырга тиеш. Бу очракта резервуар дигәндә кимерүчеләр организмын күздә тотарга кирәк. «Андый төр кимерүчеләр бездә яшәми, шулай булгач, вирусның да кешедән кешегә тиз йогу куркынычы юк», – дип ачыклык кертте Дмитрий Лопушов.

Хантавируслар – вирусларның бер зур төркеме. Ул йогышланудан соң нинди чир килеп чыгуга карап ике төркемгә бүленә. Бу я бөер синдромы белән геморрагик бизгәк яки хантавируслы кардиопульмональ синдром. Ике очракта да тән температурасы күтәрелә, я бөер зыян күрә, кеше кече йомышын үтәгәндә авырту сизә, бөер җитешсезлеге була яки пневмония барлыкка килеп, йөрәккә зыян килергә мөмкин.

«Ике эре категориягә бүлеп карарга була: Иске Дөнья (Старый Свет) һәм Яңа Дөнья (Новый Свет) хантавируслары. Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк Европа һәм Азия территориясендә яшәүче кимерүчеләр аша тарала, кардиопульмональ синдромны Төньяк һәм Көньяк Америкада яшәүче кимерүчеләр тарата. Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк – Америкада, ә кардиопульмональ синдром Евразиядә була алмый, кимерүчеләр океанны йөзеп чыга алмый бит инде», – дип аңлатты Дмитрий Лопушов.

Аның сүзләренчә, җәнлекләр үзләре җиңелчә генә авырырга мөмкин, ә вирус организмнарында саклана һәм тирә-як мохиткә тизәкләре белән чыга. Шул тизәк яткан урыннар кеше өчен куркыныч тудыра. «Кул белән бернигә кагылмасаң да, вирус белән зарарланган һаваны суларга мөмкин. Тизәк кибеп, тузанга әверелгән булса, ул бүлмә һавасында очып йөрүе мөмкин», – диде табиб.

«Аргентинадан киткән рейста фәнни максатларда кимерүчеләр яшәгән урыннарны өйрәнергә баручы кешеләр булган. Мөгаен, шунда вирус йоктырганнардыр. Аннары ябык киңлектә чир алга таба таралган, күрәсең. Ире үлгәннән соң, аны авырган чагында тәрбияләгән хатыны да үлеп китә, ягъни тыгыз контакт булган дигән сүз», – дип билгеләп узды Дмитрий Лопушов.

news_right_1
news_right_2
news_bot