Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Франциядә хантавирус йоктыруның беренче очрагы теркәлгән
Франциядә хантавирус йоктыру очрагы теркәлүне рәсми рәвештә расладылар. Чир MV Hondius круиз лайнерыннан эвакуацияләнгән хатын-кызда табылган. Узган төндә аның хәле начарланган, хәзер ул йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана. Франция хакимияте вирус йоктыручылар белән элемтәдә булган 22 кешене ачыклаган, дип хәбәр итә ТАСС.
Хантавирус MV Hondius лайнерында Канар утрауларына очкан сигез кешедә табылган. Самолет 1 апрельдә Аргентинаның Ушуайя шәһәреннән кузгалган һәм 10 майда Тенерифе утравына төшеп утырган. Суднода вирус барлыгы сигез кешедә ачыкланган, аларның өчесе үлгән. Бортта барлыгы 150гә якын кеше булган. Бу — АКШ, Бөекбритания, Испания һәм Нидерланд гражданнары. Экипаж составында бер Россия гражданы да бар.
Бөтендөнья саламәтлек саклау оешмасы билгеләп үткәнчә, дөньяда Андес хантавирусына каршы вакцина да, дәвалау схемалары да юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз