news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Энгель Фәттахов СОлНЦе интернат-мәктәбе Попечительләр Советына керде

Энгель Фәттахов мәктәп өчен күп яхшылыклар кылды, дип билгеләп үтте Павел Шмаков.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Энгель Фәттахов СОлНЦе интернат-мәктәбе Попечительләр Советы составына керде. Бу хакта мәктәп директоры Павел Шмаков хәбәр итте.

“Энгель Нәвап улы Фәттахов, 2012 — 2017 еллардагы Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры, безнең мәктәп өчен күп яхшылыклар эшләде, ул СОлНЦе интернат-мәктәбе Попечительләр Советы составына керергә ризалык белдерде”, - дип Facebookтагы үз битендә фикерләре белән бүлеште Шмаков.

Бүген Фәттаховның вазифасыннан китүе турында җиткерделәр. Аның урынына Рафис Борһанов мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot