ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Фән һәм мәгариф

Энгель Фәттаховның яңа эш урыны билгеле булды

4 декабрь 2017, 15:49 , Фото: Салават Камалетдинов

Энгель Фәттаховның яңа эш урыны билгеле булды “Мондый тәҗрибәдән соң миңа бернинди сынаулар да куркыныч түгел, Актаныш районына кайту теләгем бар”, - дип җиткергән экс-министр.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Элеккеге Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов яңа ведомство башлыгы итеп Рафис Борһановны тәкъдим итү чарасында Актаныш районына кайту теләге барлыгын белдерде.

“Шушындый мәктәптән соң миңа бернинди сынаулар да куркыныч түгел, Актаныш районына кайту теләгем бар”, - дип җиткергән экс-министр сүзләрен Twitter’дагы үзенең микроблогында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин.

Исегезгә төшерәбез: Энгель Фәттахов Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасыннан башка эшкә күчү сәбәпле азат ителде.

Тиешле указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган. Документ республика башлыгы рәсми порталында басылган.

Кандидатураны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән килештергәнчегә кадәр Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасын Рафис Борһанов башкарачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр