news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эмиль Гарипов көчлерәк уйный – Билалетдинов

Соңгы уеннарда “Ак Барс”та капканы Эмиль Гарипов саклый.

Эмиль Гарипов көчлерәк уйный – Билалетдинов
Ильнар Тухбатов

 (Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Читтәге уеннар сериясе алдыннан Казанның “Ак Барс” командасы” үз базасында ачык күнегүләр уздырды. Ачык күнегүләр вакытында Казанның “Ак Барс” командасы” баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов команда капкачыларына бәя бирде. Капкачылар турында сорау еш кузгатыла. Даими чемпионат азагына якынлашып килгәндә, әлеге мәсьәлә тагын да актуальләшә. Соңгы уеннарда “Ак Барс”та капканы Эмиль Гарипов саклый. 

"Без Эмиль хәзерге вакытта көчлерәк уйный, дигән фикердә. Шуңа да аңа бу этапта күбрәк мөмкинлек бирәбез. Станислав Галимов та яхшы эшли һәм һәрвакыт уенга чыгарга әзер", – диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Ачык күнегүләргә килгәндә, уенчыларның нинди киемнән шөгыльләнүенә күз ташласак, “Ак Барс”ның якындагы уеннарда нинди составта уйнаячагын чамаларга була.

Яшел киемдә: Василий Токранов – Степан Захарчук, Иржи Секач – Александр Свитов – Джастин Азеведо; сарылар: Зыят Пайгин – Михал Йордан, Дмитрий Архипов – Денис Хлыстов – Вячеслав Солодухин – Максим Лазарев; зәңгәрләр: Альберт Яруллин – Атте Охтамаа; Артём Лукоянов – Владимир Ткачёв – Андрей Чибисов; кызыллар: Михаил Сидоров – Дамир Мусин; Дмитрий Обухов – Фёдор Малыхин – Михаил Варнаков; кызгылт-сарылар: Стефан Эллиотт – Рафаэль Батыршин, Антон Глинкин – Андрей Попов – Михаил Глухов.

“Ак Барс” иртәгә, 12 гыйнварда, Ярославльдә җирле “Локомотив” белән уйный. Уен 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100