ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Узган ел Татарстанда салынган административ штрафлар суммасы 120 млн сумга арткан
И.Баязитов: Җомга вәгазьләрен татарча үткәреп, башка көннәрдә русча чаралар оештырып була
«Вамин» турында берничә роман язарга һәм спектакль куярга мөмкин иде – Фатыйх Сибагатуллин
Путин Мәскәүдә милли әдәбиятлар Йорты булдыру турында карар кабул итте
"Дакар"да җиңү яулаган “КамАЗ-Мастер” командасын Чаллыда тантаналы төстә каршы алдылар

Спорт

“Ак Барс”ның күнегүләрендә “Барс” уенчылары да катнашты

11 гыйнвар 2017, 14:40 , Фото: Ильнар Тухбатов

“Ак Барс”ның күнегүләрендә “Барс” уенчылары да катнашты 
Читтәге уеннар сериясе алдыннан Казанның “Ак Барс” командасы” үз базасында ачык күнегүләр уздырды.

 (Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Читтәге уеннар сериясе алдыннан Казанның “Ак Барс” командасы” үз базасында ачык күнегүләр уздырды.
Бүген команда сәфәргә кузгала. Команданы читтә өч матч – Ярославльдә "Локомотив“, Мәскәү өлкәсендә “Витязь” һәм Мәскәүдә “Динамо” белән очрашу көтә. Соңгы ике уенда үз бозында төп көндәш саналган командадар – “Салават Юлаев” белән Магнитогорскиның “Металлург” командасына оттырганнан соң алда торган матчларга әзерлек тагын да зур кызыксыну уята.

"Үзебездәге соңгы уеннар хакында башта ук кызыклы булачак, дип белдергән идем. Көчле командаларга каршы матчларда команданың проблемалары күренә. Әйе, җитәрлек очко туплап булмады. Әмма, минемчә, уеныбызны яхшырту юлында туган сорауларны чишеп киләбез. Әлеге уеннардан чыгып командага нинди бәя бирергәме? Тискәре һәм уңай күренешләр дә бар. Команда белән барысы да яхшы дип әйтә алмыйм. Гомумән алганда, тулаем уен картинасы бар һәм без аның кимчелекле якларын да күрәбез", – диде “Ак Барс”ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов.

“Ак Барсның ачык күнегүләрендә 29 хоккейчы катнашты. Төп состав белән күнегүләрдә югары хоккей лигасында чыгыш ясаучы “Барс” командасыннан Максим Лазарев белән Дмитрий Архипов та катнашты. Ә менә 22 яшьлек тагын бер сакчы Роман Абросимовны күреп булмады. Ул имгәнгән хоккейчылар исемлегенә кертелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр