news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльвира Аиткулова: Башкортстан татарлары барысы да татар телен сайласын дип эшлибез

Дәүләт җыены-Корылтай вице-спикеры туган телләргә кагылышлы закон проекты әһәмиятен аңлатты.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Башкортстан депутатлары урта гомуми белемне туган телдә бирү мөмкинлеге буенча закон проекты әзерләгән. «Башкортстанда да татарларның 8 проценты гына түгел, барысы да туган тел итеп, татар телен сайласын өчен эш алып барабыз», — диде Башкортстан Дәүләт җыены вице-спикеры Эльвира Аиткулова Актаныштагы утырышта.

«Без милли республикаларда хәлне карадык. Милли мәктәпләргә кагылышлы сорауларга беркая җавап тапмадык. Прокуратура гомуми эш алымнары белән гади муниципаль мәктәпкә дә, милли мәктәпкә дә килә, директорлар корпусы сакланмаган. Без бу юл җиңел һәм тиз булмаячагын, федераль дәрәҗәдә көйләү нәрсә икәнен аңлыйбыз», — диде Эльвира Аиткулова.

«Бу мәсьәләдә көчләрне берләштерергә кирәк. Башкортстан гына түгел, бөтен милли республикалар „туган телләрне өйрәнергә телибез, ләкин безгә төгәл регламент, моны урыннарда ничек башкару буенча төгәл аңлау кирәк“ дип әйтсеннәр иде», — диде.

Ул закон проектының позитив якларын әйтте. «Россиянең башка субъектларында да эшлибез. Ватандашлар туган тел итеп татар, башкорт телен сайлаган төбәкләрдә дә укытуны оештырып булыр иде. Мәскәүдә дә Татарстан, Башкортстан мәктәпләре белән килештереп, татар, башкорт телләрен укытып булыр иде», — диде.

Соңгы җанисәп буенча, Эльвира Аиткулова Башкортстанда башкортларның 100 процентының 75 проценты гына туган теле итеп башкорт телен күрсәткәнен әйтте.

«Туган телне сайлау — беренчедән, мәгариф, икенчедән, сәясәт, милли үзенчәлекне алга сөрү, шуңа күрә ата-аналар белән сөйләшкәндә дә, „сез гариза язучы әти-әниләр генә түгел, гуманитар миссия үтәүче дә, сез халыкны, телне саклыйсыз“ дибез», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100