news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Кәлимуллина бүген Казанда узачак матчта Германия өчен җан атачагы турында әйтте

“Яшьләр күп булгач, перспективалы команда дип уйлыйм”, - ди илче.

Эльмира Кәлимуллина бүген Казанда узачак матчта Германия өчен җан атачагы турында әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Футбол буенча дөнья чемпионаты илчесе, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина бүгенге матчта Германия өчен җан атачагын әйтте.

  • Бүген Казанда Германия җыелмасы Көньяк Кореяга каршы уйнаячак.

Эльмира Кәлимуллина былтыр футбол буенча Конфедерацияләр кубогында Германия җыелмасының үзен яхшы яктан күрсәтә башлавына игътибар иткәнен әйтте. “Яшьләр күп булгач, перспективалы команда дип уйладым. Футболга өйрәтүнең үз системасы бар аларда. Мин үз көче белән үсәргә теләүчеләр, куркуын җиңәргә омтылучылар өчен җан атам”, - диде илче.

Эльмира Кәлимуллина гомумән алганда Россия өчен җан атуын, безнекеләрнең үзен актив күрсәтүләрен әйтте.

Җырчы мундиаль илчесе вазифасында булуына сөенүен әйтте. “Төрле илләрдә, шәһәрләрдә Чемпионат турында актив сөйләдем, Казанга чакырып йөрдем. Мин һәрвакыт спортка, сәламәт тормыш рәвешенә өндим. Кешеләр дөньякүләм вакыйгага катнашын тоярга тиеш”, - диде.

Эльмира илче тәҗрибәсенең 2013 елда Универсиадада башланганын сөйләде. “Миңа актив иҗтимагый тормыш, кешеләр белән очрашу ошый. Республика, аның халкы, тарихы турында сөйләргә яратам. 2015 елда ФИНА Су спорты төрләре буенча чемпионатта да илче идем. Хәзер 2018 елда да илче булуны көтмәгән идем. Мондый миссия өчен рәхмәт”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100