ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Дөнья чемпионаты илчесе Эльмира Кәлимуллина футболчы Месси белән очрашырга хыяллана

27 июнь 2018, 12:22 , Фото: Александр Эшкинин

Дөнья чемпионаты илчесе Эльмира Кәлимуллина футболчы Месси белән очрашырга хыяллана Җырчы мондый бәхет тәтесә, һичшиксез, бу хакта балаларына сөйләячәген әйтте.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Дөнья чемпионаты илчесе, җырчы Эльмира Кәлимуллина Аргентина җыелмасы өчен уйнаучы танылган футбол остасы Лионель Месси белән очрашу турында хыяллана. Бу хакта ул бүген IT- паркта Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә әйтте.

“Беләсезме, иртән генә шул хакта уйланган идем. Месси белән очрашырга тәкъдим итсәләр, ә миңа берәр җиргә очарга кирәк булса, мин китми калыр идем. Чөнки бу вакыйга турында балаларга да сөйләргә була. Бу бәхет тәтесә, һичшиксез, балаларга сөйләячәкмен”, - ди җырчы.

Эльмира Кәлимуллина Чемпионатның Россиядә узуы үзе үк зур вакыйга булуын әйтте. “Хәтта футболдан күпкә ерак булган әни дә кичә минем белән футбол карады”, - диде ул.

Җырчы 30 июньдә Чемпионат финалының 1/8 өлешендә Казанда уйнаячак Аргентина һәм Франция командалары матчын түземсезлек белән көтүен әйтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10