news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльмира Галимова: «Энциклопедияләрне тулаем ясалма фәһем булдыра» дию – ялгыш фикер

ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова энциклопедияләрне ясалма фәһем дә төзи ала дигән фикер белән килешмәвен белдерде. Ул бу хакта кичә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында әйтеп үтте.

«Ясалма фәһем тиздән энциклопедистларны алмаштыра дисәләр дә, бу алай түгел, кеше ресурсын берни алмаштыра алмый. Әйе, ясалма фәһем Интернеттагы мәгълүматны барлый, сорауларга җавап бирә, ләкин ул мәгълүмат тикшерелгәнме, төгәлме-юкмы – монысы икеле. Энциклопедист эше фактик, фактологик материалга кагылышлы, шунлыктан ялган мәгълүмат бирелүе ихтимал», – диде Эльмира Галимова.

Аның сүзләренчә, ясалма фәһем материал, чыганакларны сайлаганда булышса да, киләчәктә ул тулысынча энциклопедияләрне үзе булдырачак диюләре – «айтишник»ларның ялгыш фикере.

Тарих фәннәре кандидаты, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Вәлиуллин да, алгы сафта ясалма фәһем түгел, ә фәнни хезмәткәр, дип Эльмира Галимованың сүзен җөпләде. Аның фикеренчә, сыйфатлы мәкалә язар өчен, ясалма фәһем ярдәм генә итә ала. «Мәкаләләрне ясалма фәһем язмый. Энциклопедист роле кимер дип уйламыйм», – дип саный белгеч.

Шулай ук, очрашуда Tatarica порталына ясалма фәһем кертү кирәклеге турында сөйләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot