Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эльмира Галимова: Энциклопедика өлкәсенә ясалма фәһем кертү мәсьәләсендә калышабыз
ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Tatarica электрон энциклопедиясенә ясалма фәһемне кертү мәсьәләсе каралганын әйтте. «Татарстан – илдә алдынгы төбәк, тик энциклопедика өлкәсенә ясалма фәһем кертү мәсьәләсендә без калышабыз. Якутиядә бу инде бар, Башкортстан да шул эшнең башында тора. Без дә хәзер сөйләшүләр алып барабыз», – диде ул.
«Tatarica порталы ике телдә гамәлдә, ул 2018 елда кулланышка кертелгән иде, хәзер без аны яңарту эшен алып барабыз. Эшне җайлаштыру өчен, ясалма фәһемне гамәлгә кертүне финанслау мәсьәләсе хәл ителә. Бу арзан түгел. Тәрҗемә эшен алып бару өчен дә, укучылар теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать иткәндә, ясалма фәһем кеше тавышы белән берәр мәгълүмат сөйли алсын өчен дә кирәк ул», – диде институт җитәкчесе.
Шулай ук Эльмира Галимова электрон китапханә һәм туристлар өчен учреждениеләр һәм карталар белән «туристлар өчен модуль» кертү ниятен әйтте. «Юл картасы эшләнгән, смета төзелгән, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов институт тәкъдимнәрен хуплады һәм раслады. Хәзер кирәкле финанслау өчен мөмкинлекләр карала», – дип белдерде институт директоры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз