news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльмира Галимова Азат Хөсәенов турында: Татар эстрадасының сыйфаты өчен борчыла иде

Россия һәм Татарстанның Композиторлар берлеге әгъзасы, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә композитор Азат Хөсәенов турында истәлекләре белән уртаклашты.

«Татар эстрадасының сыйфаты өчен борчыла иде. Һәрвакыт сөйләшкәндә: «Менә сыйфаты аксый башлады, Эльмира, мәгънәле җырлар беркемгә кирәкми хәзер», – дип, фикерләрен әйтә иде», – дип искә алды мәрхүмне Эльмира Галимова.

Ул Азат Хөсәенов белән балачагыннан таныш булуын әйтте. «Чаллыда үзешчән һәм профессиональ композиторларның «Тургай» дигән конкурсы уза иде. Мәсгут Имашев, Луиза Батыр-Болгари, Резеда Ахиярова кебек профессиональ, шулай ук үзешчән композиторлар, шунда катнашырга дип, Чаллыга килә иде. Мин дә 9 яшемнән шул фестивальдә катнаштым. Азат абый белән беренче тапкыр шунда очраштык. Мин кечкенә булсам да, без иҗатта бергә үстек», – дип белдерде Эльмира Галимова.

Аның сүзләренчә, Азат Хөсәенов – балалар җырлары, популяр шлягерлар язган кеше буларак игътибарга лаек композитор. «Мин аның «Сылукай» җырын аеруча ярата идем. Ул халык җыры буларак башкарыла. Димәк, ул чыннан да халыкчан композитор дип әйтә алабыз», – диде әңгәмәдәш.

«Симфоник әсәрләр язарга хыяллана иде. Оркестр өчен әсәр язасы килә дип әйткәне булды. Ул яхшы аранжировщик, оркестровка алымнарының нигезен белә иде. Күптөрле музыка коралларында уйный белү сыйфатын да әйтеп үтәсем килә», – дип уртаклашты Эльмира Галимова.

Бу хакта тулырак – «Татар-информ» язмасында.

Азат Хөсәенов вафат: «Ул чыннан да халыкчан композитор иде»

news_right_1
news_right_2
news_bot