news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азат Хөсәенов вафат: «Ул чыннан да халыкчан композитор иде»

Бүген, каты авырудан соң, танылган композитор Азат Хөсәеновның 67нче яшендә дөнья куйганы билгеле булды. «Татар-информ» иҗат әһеленең якты истәлегенә хатирәләр туплап, язма әзерләде.

Азат Хөсәенов вафат: «Ул чыннан да халыкчан композитор иде»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Оркестр өчен әсәр язасы килә дип әйткәне бар иде»

Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы, ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова:

Азат абыйны бала чагымнан беләм, күп кенә фестивальләрдә бергә катнаша идек. Яр Чаллыда үзешчән һәм профессиональ композиторларның «Тургай» дигән конкурсы уза иде. Мәсгут Имашев, Луиза Батыр-Болгари, Резеда Ахиярова кебек профессиональ, шулай ук үзешчән композиторлар шунда катнашырга дип, Чаллыга киләләр иде. Мин дә 9 яшемнән шул фестивальдә катнаша идем. Беренче тапкыр шунда очраштык. Мин кечкенә булсам да, без иҗатта бергә үстек.

Аның җырлары һәрвакытта аерылып тора иде. Балалар җырларын да күп язган композитор ул. Татар эстрадасына популяр шлягерлар язган кеше. Зәйнәп Фәрхетдинова репертуарындагы шәп җырлар аның авторлыгында.

Мин үсә төшкәч, Казанга укырга килгәч, коллегалар буларак төрле фестивальләрдә очраша башладык. Шулай ук Риф Гатауллин оештырган «Барлау» үзешчән композиторлар фестивалендә бергә катнаша идек. Күптән түгел Риф абый Гатауллин үзешчән композиторлар анталогиясен бастырып чыгарды. Аның презентациясе узган ел көзен булган иде. шул анталогиягә Азат абыйның җырлары кергән.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Симфоник әсәрләр язарга хыяллана иде. Оркестр өчен әсәр язасы килә дип әйткәне бар иде. Ул яхшы аранжировщик, оркестровка алымнарының нигезен белә иде. Шушы җыр жанры күңелендә мөһим роль уйнагандыр дип уйлыйм. Күптөрле уен коралларында уйный белү сыйфатын да әйтәсе килә.

Татар эстрадасы сыйфаты өчен борчыла иде. Һәрвакыт сөйләшкәндә: «Менә сыйфаты аксый башлады, Эльмира, мәгънәле җырлар беркемгә кирәкми хәзер» дип, фикерләрен әйтә иде.

Мин аның «Сылукай» җырын аеруча ярата идем. Ул халык җыры буларак җырлана. Димәк, ул чыннан да халыкчан композитор дип әйтә алабыз.

Елгыр йөри, фикерли торган кеше иде. Тик йөрәгенә якын ала иде, бәлки шушы ягы белән дә янгандыр. Урыны җәннәттә булсын, вакытсыз китте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Һәвәскәр композиторлар оешмасында ул рухын күтәрде»

Композитор Риф Гатауллин:

Югары белеме булса да, композитор бүлеген тәмамламаганга, ул композиторлар берлегенә керә алмаган. Гомер буе язгач, мин аны һәвәскәр композиторлар оешмасына чакырып китердем. Ул шунда күңелен, рухын күтәрде. Алар иҗат итсеннәр, эшләсеннәр, «мин беркемгә кирәкми» дип, ятмасыннар дидем.

Аның турында радиодан тапшыру да эшләдем. «Җыр чишмәләре» дигән тапшыруым бар иде. Шунда аралашырга туры килде. Өендә дә булгаладым.

Аның спектакль өчен язган җыры халык җыры булып китте бит инде.

Күбрәк гаиләсе өчен янып яшәде. Җитди ир-ат иде. Аның каты авыруы турында ишеткәч, шаккаткан идем. Урыны оҗмахта булсын!

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Аны зур хәрефтән Кеше һәм Музыкант дип язарга кирәк»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, КФУның Татар халык хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин:

Азат Хөсәенов – кечкенә вакыттан бик сәләтле егет иде. Ул Казанда консерватория каршындагы махсус мәктәптә укыды. Тромбонист иде. Консерваторияне тәмамлагач, Фоат Мансуров җитәкчелегендәге симфоник оркестрда эшләде.

Зыялы, зәвыклы музыкант. Аны зур хәрефтән Кеше һәм Музыкант дип язарга кирәк. Композиторлык сәләте ачылгач. профессиональ оркестрдан китте. Ул халыкка якынайды. Бик күп җырчыларга фонограмма ясады, бик күп җырларга көй язды. Бай иҗади күңелле, мәрхәмәтле кеше һәм музыкант.

Без аның белән күптәннән таныш. Ул минусовкаларны яза башлаганда, мин аңа мөрәҗәгать иткән идем. Татар халык хоры өчен дә, вокаль төркемнәргә дә фонограммалар ясады ул. Үтенеч белән өенә дә барганым булды. Хәтта бервакыт Васильевода санаторийда ял иткәндә, «мин ноталарны яздым, кайчан минусовка эшли башларсың» дип шалтыраткан идем. «Мин аны эшләдем», – ди. Шуннан минем янга машинада санаторийга килеп тә җитте. Без аның белән анда фортепианода уйнап утырдык.

«Бичура» спектакленә язган җыры гына да үзе ни тора!»

Татарстанның халык артисты, җырчы Зөфәр Билалов:

– Азат белән бик күп еллар бергә эшләдек. Гастрольләргә бергә йөрдек, вак-төяк үз эшләребез белән дә чыккан булды. Чын иҗат кешесе иде. Табигатьтән бирелгән сәләте белән нык төпле эшләр калдырган кеше. «Бичура» спектакленә язган җыры гына да үзе ни тора! Аны Зәйнәб сәхнәгә чыгарды. Мин дә аның җырларын күп башкардым. «18 яшем язы», аннары автордашлыкта, үзем шигырь язып, Азат белән бергә көй язган «Мин нишләрмен сине югалтсам?», «Син – минем чәчәгем» җырлары...

Ул 10 яшендә Казанга чыгып киткән, интернатта ачлы-туклы үскән. Гастрольләргә чыкканда: «Әнине сагына идек, ашарга җитми иде», – дип сөйли иде. Нык авырлык белән үскән. Аның чоры да шулайрак булган инде, күрәсең. Әтисе – мәктәп директоры, әнисе укытучы булган аның. Гаиләдә дә яхшы тәрбия алган.

Кунакка йөрешеп яшәдек. Аралашу тыгыз булды – иҗатта да, тормышта да. Бәлки, игътибар да азрак булгандыр Азат шәхесенә карата. Иртәрәк китте… Урыны җәннәттә булсын!

Фото: «Татар-информ»га Людмила Белоусова тәкъдим итте

«Керәшеннәр культурасы белән кызыксына, җаны-тәне белән ярата иде»

Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова:

Азат Гаянович безнең мәдәният үзәгендә эшләде. Беренче көннәрдән алып, иңне-иңгә куеп, Җырчы Җәкәү йортын күтәрергә булышты. Аның бездә эшләве бик мәртәбәле иде. Үзәк ачылган вакытта мин аңа шалтыраттым. «Безгә режиссер кирәк иде, берәр укучың, танышың юкмы», – дип сорадым. «Ә мин сиңа ярамыйммы?» дигәч, «син бит инде безнең эш хакына килмәссең, син зур кеше», – дим. Һәм ул безгә килде.

Без Азат Гаянович белән күптән таныш. Керәшеннәр культурасы белән кызыксына, җаны-тәне белән ярата иде. Актанышта туса да, әтисе белән әнисе – Мөслим районы Усы керәшен авылына мәктәп директоры, укытучы булып җибәрелгән кешеләр. Ул шунда үскән бала. Усыны туган авылы итеп саный иде.

Фото: «Татар-информ»га Людмила Белоусова тәкъдим итте

Питрау бәйрәмнәрен уздырганда, ул безнең аппаратураны, тавышны көйләде. Күп еллар «Керәшен чибәре» конкурсы жюри әгъзасы булып та торды. Керәшеннәргә багышлап язган җырлары да бар иде. «Әй, без идек, без идек» дигән популяр җыр бар бит. Менә шул җырның авторы – Азат. Ул аны Усыга багышлап язган. Ул халык җыры булып йөри иде. «Керәшеннәр бит бу җырны синең җырың дип белмиләр, син үпкәләмисеңме халык җыры дип әйткәнгә», – дим. Ул: «Мин горурланам, үзең исән вакытта, җырыңны халык җыры дип әйтсәләр, аннан да зуррак бәя булырга мөмкинме композитор эшенә?!» – дигән иде.

Ул бик якты, мәрхәмәтле, ачык кеше иде. Бөтен коллективыбыз белән яраттык. Бер эл элек сәламәтлеге какшау аркасында эштән китте. Безнең мәдәният үзәге өчен, керәшеннәр, гомумән, сәнгать кешеләре өчен аның арабыздан китүе зур югалту.

«Кыска вакыт эчендә фонограммалар эшләргә өйрәнде»

Композитор Рафинат Сәлахов:

– Без бер йортта күршеләр булып яшәдек. Ул студент кына иде, миннән яшьрәк. Шуннан бирле дуслар булдык. Улы белән гел аппаратуралар белән йөрде ул, төрле кирәк җирләрдә тавыш режиссеры буларак булыша иде. Кыска вакыт эчендә фонограммалар эшләргә өйрәнде. Балалар өчен җырларга фонограммалар да эшләтеп ала идем аннан. 100гә якын җыр язылган. Эстрада өчен дә җырлар яза идек. Бергә шулай эшләдек.

  • Азат Гаян улы Хөсәенов – 1959 елның 8 маенда Актаныш районы Әтәс авылында туган. 4 яшендә гаиләсе Мөслим районы Уразмәт авылына күчә, Мөслим районы үзәгендә, Яңа Усыда яши. Бишенче сыйныфны тәмамлагач (1970), Казан дәүләт консерваториясе каршында сәләтле балалар өчен ачылган махсус музыка мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1978 елда тромбон классын (укытучысы профессор Шамил Низаметдинов) тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенең оркестр факультетына укырга керә һәм 1983 елда тынлы уен кораллары бүлегенең тромбон классын тәмамлый.

  • Беренче курсны тәмамлагач та, Камал театрына музыкант булып эшкә урнаша. Шунда беренче җырларын яза: «Ләйсән яңгыр», «Карлыган» (Рәшит Гәрәй сүзләренә, Шамил Бариев, Әсхәт Хисмәтов башкара). 1983-1984 елларда Мәскәүдә хәрби оркестрда армия хезмәте үтә. Хәрби хезмәтен үтәп кайткач, Натан Рахлин, аннары Фуат Мансуров җитәкчелегендәге симфоник оркестрда уйный. Хезмәт кенәгәсендәге беренче язу – Яңа Усы авыл клубы сәнгать җитәкчесе.

  • Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев куйган «Бичура» спектакленә (1989) халык көенә охшатып җыр яза. «Казан егетләре» спектакленә җырлар яза (1990). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һ.б. татар театрларының җитмештән артык спектакленә көй язган (шул исәптән, Илдар Хәйруллинның «Ничарадан бичара», Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем»). «Әкият» курчак театрының татарча да, русча да тамашаларына көйләр иҗат итә. «Татармультфильм» оешмасы иҗат иткән мультфильмнарның да көе – Азат Хөсәеновныкы. Шулай ук Минзәлә театры («Биана»), Әлмәт театры (Зөлфәт Хәкимнең «Террорист» әсәре) белән дә хезмәттәшлек итә. Ун ел Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловның «Зәйнәп-Зөфәр» төркеме белән эшли, гастрольләргә йөри.

news_right_1
news_right_2
news_bot