news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Елец шәһәрендәге торак йортка БПЛА калдыклары төшеп, 9 кеше зыян күргән

Елец шәһәрендәге торак йортка БПЛА калдыклары төшкәннән соң 9 кеше зыян күргән, хәзер алар стационар дәвалануда.

ТАСС хәбәр иткәнчә, барлык зыян күрүчеләрнең хәле уртача, аларга медицина ярдәме күрсәтелә.

Зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Һәлакәтләр медицинасы федераль үзәге координацияли.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген Елец шәһәренә пилотсыз очу аппараты төшеп 20 фатирга зыян килгән, анда яшәүчеләрне эвакуацияләгәнгән. Бу хакта Липецк өлкәсе губернаторы Игорь Артамонов үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot