news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Елец шәһәрендәге торак йортка БПЛА төшеп, 20 фатирга зыян килгән

Елец шәһәренә пилотсыз очу аппараты төшеп 20 фатирга зыян килгән, анда яшәүчеләрне эвакуацияләгәнгән. Бу хакта Липецк өлкәсе губернаторы Игорь Артамонов үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, урында шартлаткычлар белән эшләүче техниклар эшли.

«БПЛА калдыклары төшкән урында минем беренче урынбасарым Александр Рябченко эшли. Шәһәр мэры вазыйфаларын башкаручы Вячеслав Жабин белән бергә алар булган хәлне, зыянны бәялиләр, халык белән аралашалар», – диелә хәбәрдә.

Бәхеткә, иң зур зыян килгән фатирда яшәгән ир-ат зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot