news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел азагына кадәр Татарстанның барлык мәктәпләрендә WI-FI нокталары булдырылачак

Айрат Хәйруллин ел азагына кадәр моңарчы WI-FI булмаган 522 мәктәп WI-FI нокталары белән тәэмин ителәчәген әйтте.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин 2020 ел азагына кадәр Татарстанның барлык мәктәпләрендә WI-FI нокталары булдырылачагын әйтте. Бу хакта ул ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта белдерде.

«2020 ел азагына кадәр Татарстанда 522 мәктәптә WI-FI нокталары булдырылачак. Бу мәктәпләрдә WI-FI нокталары беркайчан да булмаган», — диде Айрат Хәйруллин.

Министр сүзләренә караганда, ел азагына кадәр 15 мең ноктаны WI-FI белән җиһазландырып, Татарстанның барлык мәктәпләрен 100 процент WI-FI белән тәэмин итү бурычы куелган.

«Педагог Интернеттан куллану өчен дәрескә, укытучы бүлмәсенә үзе белән чыбык йөртергә тиеш түгел. Укытучы ноутбугын Интернетка тоташтырганда уңайсызлыклар тумасын дигән максат куябыз», — дип белдерде Айрат Хәйруллин.

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Татарстанның барлык мәктәпләре югары тизлекле Интернет белән тәэмин ителгәнен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100