news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов: Татарстанның барлык мәктәпләрендә югары тизлекле Интернет булдырылды

«Хәзерге заман балалары — «визуаллар», һәм бу уку-укыту барышында исәпкә алынырга тиеш», — диде министр.

Рафис Борһанов: Татарстанның барлык мәктәпләрендә югары тизлекле Интернет булдырылды
https://tatarstan.ru/

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәпләр югары тизлекле Интернет белән тәэмин ителгән, диде. Бу хакта ул ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.

«Яз көне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык мәктәпләрен дә югары тизлекле Интернет белән тәэмин итү турында күрсәтмә бирде. Хәзер шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да мәктәпләргә җепселле-оптик элемтә линияләре керде», — диде министр.

Рафис Борһанов сүзләренчә, Интернет булу укытучыларга онлайн-курсларда укырга, Россиядәге иң яхшы методик эшләнмәләрне кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Дәрестә физика, химия, биология кебек фәннәрне видеоконтент белән тулыландырып, укучыларга кызыклы рәвештә мәгълүмат биреп булачак.

«Хәзерге заман балалары — «визуаллар», һәм бу уку-укыту барышында исәпкә алынырга тиеш», — диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100