Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт: Ата-аналарга баланың наркотик куллануын ачыклау кыенлашты
Хәзерге психотроплар “авыр” наркотикларга караганда азрак эз калдыра, дип саный Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар баш психиатр-наркологы.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Ксения Перепеченова). Ата-аналар балаларының яңа төр наркотикларга бәйлелеген сизми. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Республика наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар баш психиатр-наркологы Степан Криницкий әйтте.
Героинга һәм башка “авыр” наркотикларга һәвәслек белән чагыштырганда яңа наркотикларны ачыклау авыррак, ди белгеч.
“Наркотик кулланучы балаларның тәртибенә әти-әни игътибары кимү - заманга хас үзенчәлек. Чөнки базарда “авыр” дип аталучы наркотик төрләре шактый кимеде. Балалар һәм яшьләр наркотиклар кулланып өйгә кайтырга һәм моны бөтенләй сиздермәскә мөмкин”, - дип аңлатты ул.

Заманча синтетик наркотиклар ата-аналарны борчуга салырдай билгеләрне азрак калдыра. “Инъекция эзләре дә юк, чөнки наркотик матдәне башка ысул белән кабул итәләр, абстиненция белән бәйле торыш юк”, - ди Степан Криницкий.
Мондый очракта балалар һәм мәктәп укучылары арасында наркоманияне кисәтүне арттыру аеруча мөһим, дип йомгаклады Киринцкий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз