news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экология белгече: Казанда иң күп җыелган чүп — бер тапкыр кулланыла торган әйбер

Гүзәлия Гыйматдинова Казан халкын пластик пакет, стакан, контейнерлардан арынырга һәм Халык контроле кушымтасыннан файдаланырга чакырды.

Экология белгече: Казанда иң күп җыелган чүп — бер тапкыр кулланыла торган әйбер
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Экология активисты Гүзәлия Гыйматдинова «Су буйларын саклау: экоактивизм тәҗрибәсе» лекциясендә Казанда Пластик пакет, стаканнар, пыяла шешәләр кебек чүпләрнең күпләп ташлануын ачыклаган.

«2019 елда без пластикадан ясалган чүпләрне җыйдык. Чүпләрне аерым пластикага аердык. Иң күп җыелган чүп — бер тапкыр кулланыла торган әйбер. Пластик пакет, стаканнар, пыяла шешәләр, пластик капчыклар, пластик чәнечкеләр һәм кашыклар, тәмәке төрелгән кушма материал, дымлы салфет, пластик контейнерлар», — диде ул Jadidfest фестивалендә.

Экология активисты бер тапкыр кулланыла торган әйберләрне бетерергә кирәк дип саный. «Аларны җыеп без эшкәртүче компаниясенә җибәрәбез һәм алар безгә акча түли. Кар эри, аның астыннан күп чүп чыга. Әйтик, апрельдә „Экояз“ акциясе бара. Чүпне аерып җыярга, эшкәртүче компаниягә тапшырырга вакытыгыз булмаса, Халык контроле кушымтасыннан мөрәҗәгать итү отышлы», — дип тәкъдим итте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100