news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбург митрополиты Кирилл Татарстан митрополиясе башлыгы итеп билгеләнде

Бүген Рус Православие Чиркәвенең Изге Синод утырышы булды, анда митрополиянең яңа башлыгын билгеләү турында карар кабул ителде.

Екатеринбург митрополиты Кирилл Татарстан митрополиясе башлыгы итеп билгеләнде

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Екатеринбург митрополиты Кирилл Татарстан митрополиясе башлыгы итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан митрополиясеннән хәбәр иттеләр.

Бүген Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл рәислегендә Рус Православие Чиркәвенең Изге Синод утырышы булды. Синод Казан һәм Татарстанның яңа митрополитын билгеләү турында карар кабул итте. Утырыш онлайн режимында узды.

Митрополит Кирилл моңа кадәр Екатеринбург һәм Югары Тура митрополиясе башлыгы булды. Синод аны бу вазифадан азат итте һәм митрополияне җитәкләгән вакыттагы эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан митрополиясенең яңа башлыгы әле Екатеринбургта.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан митрополиты Феофанның Мәскәүдәге бер хастаханәдә коронавирус инфекциясеннән вафат булуы хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot