news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу җиңү мәңгелек: Эдуард Шәрәфиев татарстанлыларны Җиңү көне белән котлады

Бу җиңү мәңгелек: Эдуард Шәрәфиев татарстанлыларны Җиңү көне белән котлады
Фото: скриншот

Үлемсез полк, чыннан да, үлемсез. Чөнки безнең һәрберебез ата-бабаларыбызга хөрмәт күрсәткәндә бу җиңү мәңгелек булып калып бирә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операция катнашучысы Эдуард Шәрәфиев әйтте.

«Барыгызны да әлеге искиткеч бәйрәм белән котлыйсым килә! Безнең ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре чын батырлык кылды. Бүген бу бәйрәм һәр гаиләдә. Иртән мин Татарстанның ике районында булдым, хәзер республикабыз үзәгенә килдем – биредә Үлемсез полк йөреше бара. Үлемсез полк, чыннан да, үлемсез. Чөнки безнең һәрберебез ата-бабаларыбызга хөрмәт күрсәткәндә бу җиңү мәңгелек булып калып бирә», - диде Шәрәфиев.

Исегезгә төшерик, бүген Казанда Толстой урамында Җиңү көне уңаеннан оештырылган Үлемсез полк йөреше башланып китте. Йөрешкә өч яктан кушылырга мөмкин иде.

Соңгы ике елда акция онлайн уздырыла, быел йөреш кабат традицион форматта үтте.

Йөреш Карл Маркс урамыннан КФУның төп бинасына кадәр барды, аннары хәрәкәт Кремль урамы буйлап дәвам итте һәм Казан Кремле янында тәмамланды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк» бөтенроссия акциясенә кушылды. Ул акциядә улы Искәндәр белән бергә катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100