news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Үлемсез полк» йөрешендә катнашты

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Үлемсез полк» йөрешендә катнашты
Фото: скриншот

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узган «Үлемсез полк» бөтенроссия акциясенә кушылды. Татарстан Рәисе акциядә традиция буенча улы Искәндәр белән бергә катнашты.

Алдагы еллардагы кебек үк, ТР Рәисе Үлемсез полкка үзенең абыйсы Галимҗан Миңнехановның фотосы белән килгән. Ул 359нчы укчылар полкы составында сугышкан, 1941 елның 15 декабрендә Мәскәү янында һәлак булган.

Исегезгә төшерик, Үлемсез полкның йөреше Толстой урамыннан башланды һәм КФУның төп бинасына кадәр дәвам итте. Аннары хәрәкәт Кремль урамы буйлап сузылды. Йөреш Казан Кремле янындагы бәйрәм мәйданчыгында тәмамланды.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы парад узды.

Парад Меңьеллык мәйданына Россия һәм Татарстан дәүләт флагларын, шулай ук Җиңү байрагын алып чыгудан башланып китте. Аннары Мәскәүдә Кызыл мәйданда узучы хәрби парадтан трансляция кушылды. Казан Россия Президенты Владимир Путинның чыгышын тыңлады.

Исегезгә төшерик, бүген бәйрәм йөрешендә 32 парад расчеты катнашты. Мәйдан буйлап Казан гарнизоны хәрбиләре, хәрби уку йортлары кадетлары һәм курсантлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Юнармия вәкилләре һәм суворовчылар, югары уку йортларының хәрби кафедралары студентлары, шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучы укучылар узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100