news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтә

14 августта Казанда һаваның җылынуы көтелә.

Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). 14 августта төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан төшәр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

«Татар-информ» элек чәршәмбе көнне Казанда җылытачагын, ә пәнҗешәмбе, 15 августта, һава 25 градуска кадәр җылыначагын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot