ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бу атнада Татарстанда 25 градуска кадәр җылытачак

12 август 2019, 21:26 , Фото: архив/Владимир Васильев

Бу атнада Татарстанда 25 градуска кадәр җылытачак Аерым районнарда бераз яңгырлар көтелә.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Атна уртасында Татарстан территориясендә 25 градуска кадәр җылы булуы көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге алдагы өч көндә һава торышы турында хәбәр итте.

Актив циклон көнчыгышка күчкән, республика аның салкын өлешендә калган. Татарстанга төньяк агымнар белән салкын һава килә. Аерым районнарда бераз яңгырлар көтелә. Бүген һава  +10..+16 градус җылы булды.

Иртәгә салкынча һава торышы саклана, урыны белән яңгыр явачак. Төнлә температура +3.. +8 градус, көндез +12..+17 градус җылы була.

Чәршәмбе, 14 августта Татарстанда урыны белән яңгыр көтелә. Температура азрак җылына башлый. Төнлә +6..+11 градус, көндез +15..+20 була.

Пәнҗешәмбе, 15 августта, төнлә +8.. +13 градус, көндез +20.. +25 градус була. Бераз яңгыр яву ихтимал. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10