Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Атна уртасында Татарстанда җылытачак
Җомга көндезге сәгатьләрдә +11...+16 градуска кадәр, ә шимбә көнне +8...+13 градуска кадәр җылытачак.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Бу атна уртасында Татарстанда җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Иртәгә, 21 сентябрьдә, республика территориясендә һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр салкыннар көтелә.
Синоптиклар билгеләп үткәнчә, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 22 һәм 23 сентябрьдә, урыны белән республиканың көньяк һәм көнбатышында яңгыр яварга мөмкин. Һава температурасы тәүлекнең караңгы вакытында -1дән +8 градуска кадәр, ә көндез +11 градустан +16 градуска кадәр җылы булачак.
Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 24 һәм 25 сентябрьдә, төбәктә һава шартлары көньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронтын билгеләячәк. Алар үзләре белән яңгырлар һәм көчле җил алып килә. Төнлә һава температурасы +3...+8 градус тәшкил итәчәк. Җомга көндезге сәгатьләрдә +11...+16 градуска кадәр, ә шимбә көнне +8...+13 градуска кадәр җылытачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз