news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары төстәге кар явуның сәбәбен аңлатты

Карның гадәти булмаган төсе республика территориясендә генә түгел, күрше төбәкләр территориясендә дә күзәтелде.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның көньяк-көнчыгышында тузан һәм ком кушылганга сары төстәге кар яуган. Аларны җил Казахстаннан куып китергән.

Метеорологлар сүзләренчә, гадәти булмаган күренеш республика территориясенә «Түбән Идел һәм Казахстан территориясеннән һава массасы күчүе белән бәйле. Анда тузан өермәләре күзәтелгән». Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил ярдәмендә атмосферага күтәрелгән ком һәм тузан акрынлап кар белән бергә кушыла, шул кар җир өслеген каплап, сары төсмер бирә, дип аңлаттылар белгечләр.

Синоптиклар искәрткәнчә, сары кар, аерым алганда, Азнакай метеорология станциясендә теркәлгән. Моннан тыш, ул Татарстан белән күрше төбәкләрдә — Самара, Ульяновск, Саратов һәм Оренбург өлкәләрендә күзәтелә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары кар яву факты буенча тикшерү үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100