news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары кар яуган

Әлеге факт буенча экологлар тикшерү үткәрә.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген социаль челтәрләрдә Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары кар явуы турында хәбәр барлыкка килде.

Әлеге факт буенча экологлар тикшерү үткәрә. ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

«Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары кар яуды. Кар Азнакай, Лениногорск, Бөгелмәдә яуды», — дип раслый социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

Моннан тыш, социаль челтәрләрдә Оренбург һәм Ульяновск өлкәләрендә дә шундый ук хәл турындагы хәбәрләр урнаштырылган.

ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, ведомствоның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары вакыйга урынына барып, кар үрнәкләрен алачак. Анализ нәтиҗәләре җиде көн эчендә билгеле була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100