news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ галиме: Җәен зыян сала алырлык табигать күренешләре ешая

Күптән түгел Сарманда боз яуды, Арчада өермә булды.

КФУ галиме: Җәен зыян сала алырлык табигать күренешләре ешая
Солтан Исхаков

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев җәй айларында өермә һәм давылларның еш күзәтелүе турында сөйләде.

«Соңгы елларда Россия территориясендә куркыныч метеорологик күренешләр ешайды. Җәй айларында зыян сала алырлык табигый күренешләр еш күзәтелә. Ул тенденция үсә бара. Мәсәлән, өем болытлар булганда боз яки көчле яңгыр ява. Күптән түгел генә Сарман районында боз яуды, Арча районында узган өермә нәтиҗәсендә Сабантуй бәйрәме өзелде», — дип сөйләде кафедра мөдире.

Аның сүзләренчә, агачларны машиналар өстенә аударырлык өермә һәм давыллар еш күзәтелә башлады. Климатның үзгәрүе хайваннар дөньясына да тәэсир итә. Галим яңа төр черкиләрнең барлыкка килүен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100