news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч: Климат үзгәрү сәбәпле, безнең киңлектә ят бөҗәкләр барлыкка килә

КФУ доценты черкиләр аз булуның сәбәпләрен аңлатты.

Белгеч: Климат үзгәрү сәбәпле, безнең киңлектә ят бөҗәкләр барлыкка килә
Солтан Исхаков

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). КФУ галимнәре, климат үзгәрү сәбәпле, яңа төрле черкиләрнең барлыкка килүе турында кисәтә.

«Климатның үзгәрүе хайваннар дөньясына да тәэсир итә. Безнең киңлекләрдә Африка черкиләре һәм башка бөҗәкләр барлыкка килде. Без аларга күнекмәгән», — дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев.

КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев быел черкиләр аз булуын ассызыклады.

«Черкиләр үсеше өчен ике фактор кирәк — җылы һава торышы һәм дым. Җылылык җитә, ә дым җитәрлек күләмдә юк. Черкиләр личинкасы үсеше өчен яңгырдан соң җыелган җыелган күлләвекләр кирәк. Елгалар һәм күлләр аның өчен туры килми, чөнки балыклар ул личинкаларны ашый», — дип аңлатты ул.

Аның сүзләренчә, черкиләрнең аз булуы кошлар өчен начар күренеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot