news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гидрометеорология үзәге: Россиядә киләсе кыш җылы булмаячак

Россиянең Европа өлеше үзәгендә ноябрь аеның икенче декадасы ахырына кар ятарга мөмкин.

Гидрометеорология үзәге: Россиядә киләсе кыш җылы булмаячак

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлешендә киләсе кыш узган елдагы кебек «экстремаль» җылы булмаячак. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте, дип яза «Парламентская газета». 

«Ягып җылыту чорына комплекслы фараз буенча фикер йөртсәк, илнең бөтен территориясендә диярлек температура фоны нормага якын булыр дип көтелә», – диде метеоролог. Аның сүзләренчә, Россиянең Европа өлеше төньяк яртысында һәм Уралда, шулай ук Себернең көнбатыш һәм урта өлешендә температура нормадан югарырак булачак.

«Кыш алдагысыннан салкынрак булыр дип көтелә, әмма тулаем алганда, салкын түгел. Әлегә артык төгәл әйтеп булмый <...>. Температура күпмегә артык булыр, фаразлавы кыен», – дип искәртте Вильфанд.

Шул ук вакытта синоптик Гидрометеоүзәге декабрь – февраль айларына алдан фараз әзерләгәнлеген әйтте. Белгечләр мәгълүматларына караганда, Россиянең Европа өлеше үзәгендә кар ноябрьнең икенче декадасы ахырына ятачак.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда ял көннәрендә салкынайтачагын хәбәр иткән иде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100