news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ял көннәрендә салкын булачак

Циклонга алмашка салкын антициклон килә.

Татарстанда ял көннәрендә салкын булачак

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Киләсе ял көннәрендә Татарстанга төньяктан салкын антициклон киләчәк. Ул республика территориясендә булган циклонны кысрыклап чыгара һәм салкын алып килә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Атмосфера басымы арту белән болытлар катламы сирәгәя. Моннан тыш, төньяк-көнчыгыштан искән җил һава температурасын сизелерлек киметәчәк, дип искәртә синоптиклар. 

Шимбә көнне, 14 ноябрьдә, төнлә -5..-10 градус, көндез -2..- 7 градус салкын көтелә. Якшәмбе, 15 ноябрьдә, төнлә -9.. -14 градуска кадәр, көндез -4.. -9 градуска кадәр салкын фаразлана. Шул ук вакытта 14 ноябрьгә каршы төндә кар яварга мөмкин. Соңрак явым-төшем күзәтелми.

Метеорологлар киләсе атна уртасына кадәр төбәктә һава торышын антициклон билгеләячәген искәртә. Явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасы -15.. -16 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -3..-9 градуска кадәр салкын көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100