Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда көчле яңгыр һәм җил сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде
Чәршәмбе көнне республиканың көнчыгышында көчле эсселек көтелә, көндез +32дән +37 градуска кадәр булыр дип фаразлана.
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 августта, Татарстан территориясендә һава шартларының начарлануы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүе игълан итте.
3 августта 22 сәгатьтән 4 августның 22 сәгатенә кадәр төнлә һәм көндез, республикада урыны белән яшенле яңгыр көтелә, шулай ук җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр, көчәйгәндә 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Казанда 4 августта һава торышының әлеге күренешләре 3-10 сәгатьләрдә булырга мөмкин, дип искәртә синоптиклар.
Чәршәмбе көнне Татарстанның көнчыгышында көчле эсселек көтелә, көндез +32дән +37 градуска кадәр булыр дип фаразлана. Республиканың көнбатыш өлешендә бераз түбәнрәк - 25-28 градус, көньякта 29-32 градуска кадәр булачак.
Метеорологлар мәгълүматларына караганда, һава шартларының начараюы «төньяк-көнбатыш циклонның актив атмосфера фронты» узуына бәйле булачак.
Элегрәк «Татар-информ» Казанда аномаль эсселек кимиячәк, һава торышы климатик нормага якынаячак, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз