news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда аномаль эсселәр чигенәчәк, һава торышы климатик нормага якынаячак

Төн урталарыннан соң, иртәнге дүртләр тирәсендә явым-төшемнәр көтелә, яшенле яңгыр яварга мөмкин.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Бүген эссе көн көтелә: Казанда термометрның терекөмеш баганасы +36 градуска кадәр күтәреләчәк, бу климатик нормадан 8-9 градуска югарырак. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Әмма төнлә салкын фронт узачак, нәтиҗәдә температура түбәнәячәк, һәм алдагы көннәрдә ул климатик нормага якын булачак», — дип искәртте ул.

Россия Гидрометеоүзәге фаразлавынча, алдагы көннәрдә көндезге температура +28 градустан да югары күтәрелмәячәк. Моның сәбәпчесе — циклон, ул бу төндә Казанга килеп җитәчәк.

«Төн урталарыннан соң, иртәнге дүртләр тирәсендә явым-төшемнәр көтелә, яшенле яңгыр яварга мөмкин», — дип искәртте Переведенцев.

Аның сүзләренчә, синоптикларның фаразлары буенча, якшәмбедән башлап температура фоны янә күтәреләчәк. Тулаем алганда, август эссе: температура нормадан 1,5 градуска югарырак булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100