news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле яңгыр көтелә

Бүген көне буе һәм иртәгә республика территориясендә урыны белән көчле яңгыр көтелә.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары һава шартларының начараюы турында кисәтте.

Бүген көне буе һәм иртәгә республика территориясендә урыны белән көчле яңгыр көтелә.

Кичә кич ТР башкаласында яңгыр яву сәбәпле, кайбер урамнарны су баскан. Казанлылар фото һәм видеоларны социаль челтәрләрдә урнаштырды. Шул ук вакытта кайбер урамнар әле һаман да су астында кала.

news_right_1
news_right_2
news_bot