news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңгыр сулары баскан Казан урамнарының фотолары социаль челтәрләрдә таралды

Шәһәрдә җитди бөкеләр барлыкка килде.

Яңгыр сулары баскан Казан урамнарының фотолары социаль челтәрләрдә таралды

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Казанда көтеп алган яңгыр яуды. Көчле яңгыр кичке алтыларда башланды һәм 20 минуттан соң башкаланың күп кенә урамнарын су басты.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар су баскан юлларның фотосурәтләре һәм видеоязмалары белән уртаклаша. Сул Болак, Петербург һәм Университет урамнарын су баскан. Көчле яңгыр шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнарында да булган.

Шул ук вакытта Казанның Совет районында әлегә кадәр бер тамчы яңгыр да юк, дип хәбәр итәләр.

Яңгыр яву сәбәпле, шәһәрдә җитди бөкеләр барлыкка килде. Юл хәрәкәте кыенлыклары Казанның барлык районнарында да күзәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100