news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке сәясәт департаменты вәкиле керәшеннәрнең мәдәни үзәге эшчәнлеген бәяләде

Эчке сәясәт департаменты вәкиле керәшеннәрнең мәдәни үзәге эшчәнлеген бәяләде
Фото: © Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк; Видео: «Туганайлар» газетасы

Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары Евгений Ефимов керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге һәрвакыт дуслык, тынычлык, уңайлылык атмосферасы хөкем сөргән мәдәният учагы булуын әйтте. Бу турыда ул «Җырчы Җәкәү җорты»нда Алексеевск районы керәшеннәренә багышланган айлыкны йомгаклау чарасында әйтте.

«Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә һәрвакыт дус-тату, җылы атмосфера. Монда теләсә-нинди чарага рәхәтләнеп киләсең. Монда һәрвакыт җылы итеп каршы алалар, һәрвакыт дуслык, тынычлык, уңайлылык атмосферасы», – дип бәяләде ул үзәк эшен.

Ул Алексеевск районы керәшеннәре чыгышларын югары бәяләде һәм йолалар, гореф-гадәтләрне саклаган, яшь буынга тапшырганнары өчен рәхмәт белдерде. Яшь буынга да бу мирасны тапшыру йөкләнүен әйтте.

Республиканың Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты вәкиле Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең, керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы һәм районнардагы җирле керәшен оешмалары милли мирасны саклау эшен уңышлы башкаруын искәртте.

«Күптән түгел керәшеннәрнең «Покрау» бәйрәмендә булдым. Ул көнне бәйрәм бик тә матур узды, куллар, аяклар белән дә биисе килеп торды. Коллективларда бит иң мөһиме – күңел. Бүген дә шушы коллективның күзләре янып торуын күрәбез», – диде ул.

Ул Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк башлап җибәргән традиция – Казанда республиканың төрле почмакларыннан үзешчән яки профессиональ коллективларның концерт кую традициясе дәвам итәчәгенә өметен белдерде. «Чөнки ул безгә кирәк. Галочка өчен генә җыелмыйбыз, якыннанрак танышу өчен очрашабыз. Монда без традиция, җыр, мәдәният, бию аша танышабыз. Телне дә белү кирәк», – диде Евгений Ефимов.

Искәртеп үтик, «Татар-информ» Алексеевск районындагы бердәнбер керәшен авылы ансамбльләре Казанда концерт куйды, дип хәбәр иткән иде.

Үзәктә күптән түгел «Мин яратам сине, Татарстан» җыры авторы Роберт Андреевның иҗат кичәсе дә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100