news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мин яратам сине, Татарстан» җыры авторы Роберт Андреевның иҗат кичәсе булды

«Мин яратам сине, Татарстан» җыры авторы Роберт Андреевның иҗат кичәсе булды
Зилә Мөбәрәкшина

Керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 60тан артык җыр авторы, үзешчән композитор Роберт Андреев иҗатташ дуслары белән концерт куйды. Роберт Андреев җәмәгатьчелеккә «Мин яратам сине, Татарстан» җырының көй авторы буларак та билгеле.

Концертта Роберт Андреев иҗат иткән «Ай, җаный», «Кәләй керәшеннәре» , «Кара күлмәк», «Су буенда», «Аккошлар», «Китмә инде», «Үзе бер бәхет», «Мин яратам сине, Татарстан» җырлары «Әлмәт» мәдәни үзәге укытучыларыннан торган «Яшьлек» уен кораллары ансамбле аккомпанементында яңгырады. Әсәрләргә музыка уен кораллары өчен эшкәртмәләрне ансамбль солисты Андрей Спиридонов эшләгән.

«2021 елда бөтен дөнья буйлап флешмоб үтте. Җир йөзенең төрле нокталарында яшәгән бөтен татарлар «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкарды. Бу җырны башкарган һәр кеше кулга-кул тотынса, Җир йөзен колачларлар иде. Бу җыр Татарстанның халык гимнына әйләнде. Аны республикада яшәгән һәркем белә: татарлар, руслар, чувашлар, хәтта Әлмәттә яшәгән Африка кешеләре дә! Җырны Роберт Андреев 1990 елның 30 августында иҗат иткән», – диде алып баручы Наталья Попова.

Кичәгә килгән барлык кунаклар «Мин яратам сине, Татарстан» җырын торып басып Роберт Андреевка кушылып җырлады һәм алкышлады. «Барыгызга да гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге телим. Бик зур рәхмәт. Шатланып, рәхәтләнеп ял итеп, Әлмәткә кайтып китәбез», – диде кичәдә Роберт Андреев.

Керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге директоры Людмила Белоусова барлык килүчеләргә рәхмәт әйтте.

«Безгә бик күп кунаклар килде. Керәшен үзәгенең бурычы – республикада яшәүче асыл карендәшләребезне, талантлы кешеләрне, асылташларыбызны җыеп, таныштырып, халыкка күрсәтү. Районнар белән өч ел эшлибез, сезнең килүегезне бик күп кеше көтте. Матур бәйрәм ясаганыгыз, югары дәрәҗәдәге профессиональлегегез өчен рәхмәт! Әлмәт керәшеннәренең дә килүе безнең өчен бәхет, куаныч, шатлык» – диде ул.

Роберт Андреев «Татар-информ» хәбәрчесенә бүгенге көндә дә иҗат белән шөгыльләнүе турында сөйләде. «Иҗатны ташлап булмый, җырлар языла. 60тан артык җырым бар, мин күп итеп җырлар язарга максат куймыйм. Соңгы вакытта Филүс Хисаметдинов сүзләренә берничә җыр яздым. Хәзерге вакытта Әлмәт милли-мәдәни үзәгендә «Яшьлек» ансамблендә солист булып эшләп йөрим. Ансамбль белән тере музыкага җырлыйбыз, төрле җирләрдә чыгыш ясыйбыз», – диде ул.

Роберт Андреев белән әңгәмә соңрак «Интертат.татар» сайтында чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100