news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министрлыгы: наркотик сатуның 80 проценты Татарстанда интернет аша уза

Җинаятьчеләр мәгълүматны тапшыруда яшерен схемалар, яшерен урыннар, электрон түләү системаларын ешрак куллана башлаган.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Ольга Голыжбина). Татарстанда наркотиклар сату очракларының 80 проценты интернет аша уза. Мәгълүмат тапшыруның яшерен схемаларын, яшерен урыннар, “кыстыргычлар”, электрон түләү системаларын кулланып, тыелган матдәләр “интернет-кибетләр” аша тарала. Наркотикларны контактсыз сату схемалары шәһәрләрдә дә, авылларда да кулланыла һәм наркоҗинаятьләрне ачыклауда объектив кыенлыклар тудыра. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат очрашуында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе, полиция подполковнигы Вадим Костюнин әйтте.

“Контактсыз сату республиканың авылларында еш кулланыла. Эчке эшләр министрлыгы интернет челтәрен даими күзәтеп, тикшереп тора, сайтларны яба. Әмма наркодилерлар ябылган сайт аша эшчәнлек итәргә ысул таба, мәсәлән, аноним керү системасын кулланалар, бу система сайт туктатылганнан соң да эшләргә мөмкинлек бирә”, – дип аңлатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100