news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дубайның Икътисад үзәге Татарстанга Россиядә хәләл тормыш рәвешен җәелдерергә ярдәм итәчәк

20 миллионнан артык Россия мөселманы мәгариф, сәламәтлек саклау һәм туризм өлкәсендә хәләл хезмәтләргә ихтыяҗ кичерә.

Дубайның Икътисад үзәге Татарстанга Россиядә хәләл тормыш рәвешен җәелдерергә ярдәм итәчәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Дубайның Икътисад үзәге ярдәмендә Россия төбәкләрендә хәләл тормыш рәвешен җәелдерүдә мәйдан булачак. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ThomsonReuters агентлыгына интервьюда әйтте.

“Дубайның Икътисад үзәге ярдәмендә бүген безнең республикада яңа юнәлеш - хәләл тормыш рәвеше алга җибәрелә. Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши.

Әлеге кешеләр мәгариф, сәламәтлек саклау һәм туризм өлкәсендә хәләл хезмәтләргә ихтыяҗ кичерә. Бүгенге көндә әлеге базарга ихтыяҗ бар, ул бик кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Дубайдагы партнерларыбыз консультант булачак һәм безгә бу мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итәчәк. Мин Татарстан турында гына сөйләмим, сүз тулаем Россия турында да”, – диде Татарстан Президенты.

Интервью Дубайда GIES-2018 Глобаль ислам икътисады саммиты киңлекләрендә барды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100