news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дубайда узучы Халыкара Сабан туе күчерелә

Дубайда узучы Халыкара Сабан туе күчерелә
Фото: социаль челтәрләрдән

4 апрель көнне Дубайда дүртенче тапкыр Халыкара Сабан туе узарга тиеш иде. Ләкин Якын Көнчыгыштагы вазгыять кискенләшү сәбәпле, Сабан туе күчерелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

«Якын Көнчыгыштагы вәзгыять кискен кискенләшү сәбәпле, Дубайда 2026 елның 4 апреленә планлаштырылган Халыкара Сабантуй киләсе 2027 елга күчерелә», – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot