Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илназ Сафиуллин: Дубайда яшәүче милләттәшләребез белән хәбәрләшеп торабыз
Якын Көнчыгышта кискенләшкән вазгыятьнең Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә дә йогынтысы зур булды. «Татар-информ», хәзерге вакытта Дубай жирлегендә булган танылган җырчы Илназ Сафиуллин белән элемтәгә кереп, илдәге хәлләрне белеште.
Җырчы белдергәнчә, паникага бирелергә нигез юк, һәм Әмирлекләрдә яшәүче татар җәмгыяте әгъзалары бер-берсе белән даими элемтәдә тора. «Барлык милләттәшләребез дә исән-сау. Безнең берничә төркемебез бар, без анда бер-беребезгә ярдәм итешеп, киңәшләр биреп торабыз, хәбәрләр белән алышабыз», – диде ул.
Транспорт өлкәсендәге вакытлыча тоткарлыклар да хәл ителеп килә. Илназ Сафиуллин Etihad компаниясенең Абу-Дабидан рейсларны тергезүен, Дубай аэропортының да эшчәнлеген өлешчә дәвам итүен әйтте. Ул туристларның борчылуына нигез күрми: ашарга-эчәргә бар, интернет һәм китереп бирү хезмәтләре, кунакханәләр гадәти режимда эшли.
Җырчы Әмирлекләрнең куркынычсызлык системасы югары дәрәҗәдә булуын искәртте. Аның фикеренчә, 40-50 ел эчендә искиткеч үсеш кичергән ил үз тынычлыгын саклау өчен зур акчалар сарыф итә.
«Бернинди эш тә туктамады, һәр Әмирлек үз ритмында яши. Төзелешләр дәвам итә, хәтта якшәмбе көнне дә краннар эшләп торды. Халык гадәти тормышын дәвам итә. Әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә борчылу хисе бар, аеруча туристларның. Һава һөҗүменнән саклану системасы эшләгәндә күктә шартлау тавышлары һәм кыйпылчыкларның җиргә төшкәне ишетелде. Ләкин мондый очракларда бу гадәти хәл», – диде ул.
Илназ Сафиуллин үзләренең дә хәлләре яхшы булуын әйтте. Хәзерге вакытта алар гаиләләре белән, баланың дистанцион укуда булуыннан файдаланып, Дубайдан 1 сәгать ераклыкта урнашкан Фуджейра Әмирлегенә килгән. Иртәгә кабат Дубайга кайтачаклар.
Җырчы илдән китү турында бөтенләй уйламавын әйтте. «Шәхсән үзем Әмирлекләрдән китәргә җыенмыйм, аның турында уйлап та карамадым. Чөнки минем өчен бүгенге көндә туган җирем Татарстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре иң яхшы, куркынычсыз урын булып тора. Хөкүмәтнең шәһәрне ничек саклаганнарын күргәннән соң, киресенчә, әлеге фикер ныгыды гына», – дип сүзен төгәлләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз