news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Драматург Раушан Шәриф: Татар классикасында ир-атларны мескенрәк итеп күрсәтәләр

Драматург Раушан Шәриф: Татар классикасында ир-атларны мескенрәк итеп күрсәтәләр
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Раушан Шәриф фикеренчә, татар классикасында ир-атлар мескенрәк итеп күрсәтелә. Бу фикерен ул «Күперләр янганда» яңа татар фильмына багышланган матбугат очрашуында әйтте.

«Татар классикасына карата канәгатьсезлегем бар. Татар классикасын ирләр язса да, чак кына дискриминация бар инде. Ир-атларны мескенрәк итеп күрсәтәләр», – диде ул һәм «Галиябану» спектаклен искә алды. Ул Галиябануның Хәлил белән сөйләшүен мисал итеп китерде. Исмәгыйль киткәннән соң, Галиябану Хәлилдән: «Нишлибез инде?» – дип сорый. Хатын-кызның соравына җавап итеп Хәлил дә: «Нишлибез соң?» – дип сорый.

Аннан ул яңа фильмда ир-атның мескен булып күрсәтелмәвен аңлатты. Раушан Шәриф «Күперләр янганда» яңа татар фильмның сценарий авторы. Фильмда хатын-кыз язмышы гына түгел, ир-атның да авыр язмышы күрсәтелә, ди ул.

«Татар хатыны турында классик әсәрләр күп, тик минем аны кинода күрсәтәсе, бу мәсьәләне күтәрәсе килде. Монда ир-ат язмышы да бар, чөнки ир-атлар да шул авыр тормыш юлын уза. Анда ир-ат та, хатын-кыз да үз урынында. Ир-ат хатын-кыздан: «Нишлибез?» – дип сорамый. Фильмда ир-ат та, хатын-кыз да камилләшкән затлар, алар бер-берсенә тәңгәл килә», - дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100