news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда профессиональ актерларсыз яңа «Күперләр янганда» фильмы төшерелә башлый

Татарстанда профессиональ актерларсыз яңа «Күперләр янганда» фильмы төшерелә башлый
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Татарстанда «Күперләр янганда» дип аталган яңа татарча фильм төшерәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин быел татар кинематографиясе өчен мөһим ел булуын ассызыкалды. Ул «Татаркино»га быел 100 ел тулуын, 20нче тапкыр кинофестиваль узачагын искәртте.

«Безнең кинематография тарихы гаять зур, горурлык хисе тудыра. Аеруча соңгы елларда безнең фильмнар федераль мәйданчыкларга чыга башлады. Кино өлкәсендә кешеләр үз инициативаларын белдерә. Бу проект та инициативалы кешеләр ярдәме белән дөнья күрәчәк. Министрлык бу проектны тормышка ашыруда үз ярдәмен күрсәтер. Фильмның эчтәлеге кызыклы, фәлсәфи фикерләр салынган», - дип сөйләде ул матбугат очрашуында.

«Күперләр янганда» фильмы режиссеры Ника Пэрак сүзләренчә, фильм киләсе елда чыга. Фильм нигезенә аның биографиясе салынган.

«1,5-2 сәгатьлек фильм булыр дип көтәбез. Миңа 32 яшь, бу тормышның зур өлеше, аны 20 минутка сыйдырып булмый. Төп рольдә мин төшәм. Тормышымны миннән башка беркем дә тирәнрәк итеп күрсәтә алмас дип уйладык. Минем профессиональ белемем бар. Фильмда Алмаз Галимҗановның 4 айлык баласы катнаша. Бу татар киносы өчен уникаль күренеш. Кастингка 600ләп кеше килде. Фильмда танылган алып баручылар булачак, әмма профессиональ актерлар юк», - дип сөйләде ул.

Ул бүгенге көндә фильмның бюджеты булмавын да әйтте. «Татарстан безне калдырмас, ярдәм булыр дип ышанып калабыз. Фильмны июнь аенда төшерә башлыйбыз. Сценарий әзер, 132 актер сайланып алынган», - диде.

Фильмның сценаристы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәриф сүзләренчә, фильмда Татарстанның матур җирләре күрсәтеләчәк. Фильм чын шәхесләр турында була, диде ул.

«Ника минем укучым. Ул укыганда ук үзенчәлекле иде, ул үзенең тарихын сөйләде дә. Татар хатынының, тормыш авырлыгына карамыйча, үзенең максатына ирешүе турында сценарий язасы килде. Бу үзебезнең күңелдәге, җаныбыздагы күперләр турында. Без кеше белән мөнәсәбәткә кергәндә, аралашканда күпер салабыз. Кайвакыт дорфалык белән аларны яндырабыз да. Без үзебезнең тормышта булган бөтен вакыйгаларны, ялгышларны язмышка күчерәбез, ләкин без, ул ялгышларны аңлап, яңадан күпер салуга хаклы», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100