news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Драматург Илгиз Зәйниев Әтнә районы укучысы Аяз Батталовка шәхси премиясен тапшырды

Драматург Илгиз Зәйниев Әтнә районы укучысы Аяз Батталовка шәхси премиясен тапшырды
Фото: Рәмис Нәҗмиев, Әтнә театрының матбугат хезмәте

Әтнә театры уздырган Балалар һәм яшүсмерләр арасында республикакүләм драматургия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Илгиз Зәйниев Әтнә районы Күәм авылыннан Аяз Батталовка шәхси премиясен тапшырды.

«Конкурска килгән әсәрләр арасыннан мин үз җиңүчемне дә сайладым. Минем аңа үз бүләгемне бирәсем килә», - диде Илгиз Зәйниев сәхнәдән.

Ул Аязга автограф куеп үзенең балалар өчен язылган пьесаларыннан тупланган «Бәби» китабын һәм акчалата премия бирде.

Конкурсның жюри әгъзасы, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, танылган драматург, режиссер Илгиз Зәйниев Аяз Батталовның «Зәңгәр үрмәкүч» пьесасын ошаткан.

  • Конкурс Әтнә татар дәүләт драма театры тарафыннан 2023 елның 17 февралендә иълан ителеп, 17 июньгә кадәр дәвам итте. Бәйгедә 18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнашты. Драматургия конкурсының географиясе дә киң – Татарстан республикасының барлык районнарыннан диярлек, хәтта Төркиядән дә катнашучылар булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100