news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры балалар арасында драматургия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде

Әтнә театры балалар арасында драматургия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде
Фото: Рәмис Нәҗмиев, Әтнә театрының матбугат хезмәте

Әтнә театры Балалар һәм яшүсмерләр арасында республикакүләм драматургия конкурсы җиңүчеләрен игълан итте. Конкурс Әтнә театрының легендар режиссеры Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивале кысаларында узды.

Конкурста 1 урынны «Назлы һәм алсу дөнья маҗаралары» пьесасы өчен Йосыф Орман (Төркия), «Кечкенә кешеләрнең олы борчулары» пьесасы өчен Динә Сафина (Әтнә), «Куян белән Бүре баласының дуслыгы» пьесасы белән Салават Хизбуллин (Чистай) алды.

2 урын - «Туп» пьесасы белән Закир Сираев (Чаллы), «Сәяхәт» пьесасы белән Ильяс Сираев (Чаллы), «Олы юл чатында Зилә» Габдрахманова (Арча).

3 урын - «Әни сүзе» пьесасы белән Камилә Хәмидуллина (Арча), «Хуҗа сайлау» пьесасы белән Аделина Шәңгәрәева (Әлмәт), «Көтеп алган күчтәнәч» пьесасы белән Айзирә Кашапова (Актаныш).

Әтнә районы Күәм авылыннан Аяз Батталовка һәм Арча районы Түбән Аты авылыннан Ания Йосыповага жюри әгъзалары махсус призлар тапшырды.

Бүләкләү тантанасы Әтнә театрын ярты гасырга якын җитәкләгән легендар режиссер Гомәр Мәрдәновның туган көненә – 15 ноябрьгә билгеләнгән иде.

Кунакларны Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов сәламләде.

«15 ноябрь – Әтнә театры өчен генә түгел, район өчен истәлекле көн – легендар шәхесебез Гомәр ага Мәрдановның туган көне. Район өчен Әтнә театрының роле һәрвакыт зур булды. Без шушы шәхеснең исемен яшь буынга җиткермичә булдыра алмыйбыз, шушы максаттан театр зур эшкә алынды», – диде Айрат Каюмов.

«Театр яшьләрне тарту өчен гаҗәеп кызыклы юл тапкан. Кече ватан патриотларны нәкъ шулай тәрбияләп була. әлеге конкурста катнашкан балалар «Мин язганны Ркаил абый үзе укыган, Илгиз абый үзе укыган», дип горуланачаклар бит», - диде Людмила Рыбакова.

Җиңүчеләрне Әтнә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов, конкурсның жюри рәисе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре, драматург Ркаил Зәйдулла, Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин, театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев, шулай ук, жюри әгъзалары «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, танылган драматург, режиссер Илгиз Зәйниев, «Татар информ» журналисты Рүзилә Мөхәммәтова тәбрикләде.

«Ярышларга катнашу ул стимул бирә. Киләчәктә алардан бәлки язучылар чыгар, аны алдан әйтеп булмый, ул язмыш белән бәйле. Ләкин талант чаткысы һәм хезмәт сөючәнлек, максатка омтылу бар икән, андый кешедән шәхес чыгачак. Язучы булмаса, ул әйбәт укучы була. Әдәбиятны яраткан кеше уйлый белә һәм дөньяга яңача караш ташлый ала», – диде Ркаил Зәйдулла.

  • Конкурс Әтнә татар дәүләт драма театры тарафыннан 2023 елның 17 февралендә иълан ителеп, 17 июньгә кадәр дәвам итте. Бәйгедә 18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнашты. Драматургия конкурсының географиясе дә киң – Татарстан республикасының барлык районнарыннан диярлек, хәтта Төркиядән дә катнашучылар булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100